Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

«Татар халкының милли костюмнарының матурлыгы»

     Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган.
     Милли киемнәребездә ата-бабаларыбызның шөгыльләре, һөнәрчелеге, башка халыклар белән аралашулары да чагылыш тапкан. Бу киемнәр, аны киеп йөрүче кешенең шәхси, социаль хәлен яшен, холкын, эстетик зәвыгын күз алдына китерергә мөмкинлек биргән. Затлы йөзне ачкан зиннәтле кием Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше. Татар халкы элек – электән бик матур киенергә яраткан. Татар халкының традицион – гадәти өс киеме күп төрле. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Ак төс – сафлык һәм картлык билгесе, кызыл төс – яшьләргә хас.
Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән. Күлмәк өстеннән кыска җиңле камзул кияләр. Камзул бархаттан, парчадан, сукнодан һәм шулай ук ефәктән тегелә. Камзул – ул эчке , тышкы, язгы һәм көзге, кышкы һәм җәйге булырга мөмкин. Ул шулай ук озын һәм кыска, җиңле һәм җиңсез дә була. Камзулларны элекке заманнарда төрле ташлар белән дә бизәгәннәр, бу ташлар төрле чирләргә дәва булганнар. Ирләр өчен камзул карарак төстә, ә хатын- кызлар өчен ачыгырак төстә бәрхеттән теккәннәр. Татар хатын – кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр.
     Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән – берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Милли киемнең үзәк бизәү элементы булган укалы бәрхет яисә бәйләнгән (киҗе-мамык һәм йон) калфаклар киелә. Хатын-кыз киеме ансамбленә калфаклардагы бәрхет җирлеккә төшерелгән укалы бизәкләр мәһабәтлек һәм төгәллек бирә. Нәкъ менә милли калфак татар хатын-кызы йөзенә башкалардан аерылып торырлык гүзәллек, нәфислек өстидер сыман тоела. Калфаклар бизәлешләре ягыннан гаҗәеп күп төрле булганнар. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте һәм үзенчәлекле алтын каурый бизәге.
     Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган түбәтәйләрне карарак төстәге тукымалардан, ә бәйрәмнәрдә кию өчен затлырак тукымадан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр,укалар, канитель белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәле санаган.
     Хәзерге вакытта түбәтәй халыкның киң катламы көнкүрешенә яңадан әйләнеп кайтты. Милли декоратив-гамәли сәнгатьнең түбәтәйләр әзерләү төре сакланып кына кала алмады, ә яңа яклары белән ачылып, үсеп китте. Ул бүгенге көндә дә татар халкының нечкә зәвыгын, аның табигый талантын чагылдыра.
     Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Читекләрне ир-егетләр дә, хатын-кызлар да кигәннәр.Ирләр читеге кара күннән, йомшак итеп тегелгән. Яшь хатыннар һәм кызлар биек үкчәле каюлы читекләр киергә яраткан .

Библиотекарь СМБ с.Сыйрышбашево Магалимова И.Н.