Әдәби күзәтү
Чакмагышым –йөрәк балкышым.
Туган җир никадәр кадерле һәм изге ул! Аны данлап кемнәр генә җырлар язмаган?! Әдәбият күгендә якты йолдыз булып балкып, үзеннән соң якты эзләр калдырган күренекле якташ язучылар иҗатында да туган төяккә мәдхия җырланыла, һәрбер җөмләдә туган җиргә мәхәббәт чагыла.
“Утсызларга ут биргән ул,
Бүләк иткән чакма ташын.
Күңелемнең түрендә,
Минем туган Чакмагыш”, – дип язды Галимҗан Латыйп “Чакмагышым”
шигырендә. Аның “Базы суы” шигыре көйгә салынган. Автор:
“Базы буенда үстем мин,
Эчтем аның суларын шул,
Базы суы баса диләр
Йөрәкнең ярсуларын, шул,
Йөрәкнең ярсуларын”, -ди.
“Әй, Чакмагыш кызы” шигырендә исә гүзәл затларның тырышлыгын, тыйнаклагын сүрәтли:
“Бар ярсып куанган чагым,
Бик сагынган чакларым бар.
Шул чак кайтам Чакмагышка,
Туып-үскән якларыма.
Юк тавы, калын урманы-
Кола ялан, дала ягы.
Тик ул бизәксез дә матур,
Гүя минем егет чагым.
Бар үзенчә бизәкләре:
Базы буе тирәкләре,
Татлы суы коелары,
Баллы алсу җиләкләре.
Бар күз җитмәс киң кырлары,
Гөлгә чумган болыннары,
Без кочакларга кыймаган
Назлы, тыйнак сылулары.
Якты монда күк гөмбәзе,
Йолдызлары шундый эре,
Чакмагыш- иң саф йөрәкле,
Иң эшчән кешеләр җире”, -дип язды “Туган якта” шигырендә Гыйлемдәр ага Рамазанов.
“Яшел болын бишегендә
Тибрәндереп, туган ягым.
Каз көткәндә таҗлар үреп
Синдә үтте бала чагым”,- диде Нур Гайсин (“Туган ягым – Базы буе”).
“Уйларымда тулышканда
Ят та чирәмгә түгел.
Гади генә кешеләрнең
Ник ярата бу күңел?
Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым,
Бу дөньяда тик син булган өчен
Без йөртәбез сиңа күкрәкләргә
Сыймый торган кайнар сөю хисен.
Бу хисле юллар Марис Назировның “Бәрәкәтле җирем –Чакмагыш” шигыреннән.
Әйе, Чакмагышны, туган җирне данлаган шигырьләр, әдәби әсәрләр күп. Алар белән танышырга теләсәгез – китапханәгә рәхим итегез !
Саклану чараларын төгәл үтибез!
Библиотекарь СБ с.Каразириково Галиева Д.Ф.