Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Сәламәтлек сәгате: Без – тәмәкегә каршы

     Игътибар белән карасаң, күп еллар буе тәмәке тарткан кешенең яшьтәшләреннән шактый олы күренүен чамалап була.
     Тәмәке тарту – зарарлы! Бу турыда бөтен кеше дә белә һәм хәтта тәмәке тартучы үзе дә моны инкарь итми. Шулай да җир шарындагы барлык ирләрнең яртысы һәм хатын-кызларның якынча 25 проценты тәмәке тарта.
     Кешеләр моннан 500 еллар элек барлыкка килгән риваятьләрдән, халык авыз иҗаты әсәрләреннән күренгәнчә, тәмәкенең зарарын алар бик яхшы белгәннәр. Аны “шайтан” үләне дип йөрткәннәр. Шулай да бу яман гадәт буыннан буынга күчә килә, аның зарарлы икәнен белә торып, тәмәкечеләр тәмәке тартуларын дәвам итәләр.
     16 нчы гасырда Англияда тәмәке тартучыны, муенына бау бәйләп, урам буйлап йөрткәннәр. 17 гасыр башында Россиядә тәмәке тартучыларның табан астына 60 тапкыр таяк белән суга торган булганнар. Әгәр шул ук кешенең икенче тапкыр тәмәке тартканын күрсәләр, аның борынын кисеп алганнар. Тәмәке белән сатучыларны сөргенгә җибәргәннәр.
     Безнең заманда исә һава пычратучыларны таяк белән дә суктырмыйлар, муенына бау бәйләп тә йөртмиләр. Шулай да тәмәке тартуның зарары турында шактый күп языла, аңлатыла.
     Тәмәке төтенендә 30 дан артык агулы матдә бар. Боларның иң зарарлысы-никотин.
     Әгәр моңа кадәр бер дә тәмәке тартып карамаган бала берөзлексез 20-25 сигарет тартса, ул үләргә мөмкин.
     Тәмәкедә никотиннан тыш, аммиак, углерод оксиды, тәмәке дегете һ.б.матдәләр бар.
     Менә шушы агулы матдәләр составындагы бензапирин, бензатрацен кебек дегет рак авыруы тудыручы матдә икәнлеге исбат ителгән. Тәмәке төтенендә шулай ук полоний – 210, терекөмеш, висмут кебек радиоактив элементлар да була. Бу матдәләр әгъза тукымаларында даими утырып калу сәбәпле тәмәкечеләр рак авыруының төрле формалары белән авырырга мөмкин. Алар, тәмәке тартмаучылар белән чагыштырганда, рак белән 20-30 тапкыр ешрак авырый. Тәмәкечедә акрынлап йөрәк кагу, тын кысу башлана. Никотин тәэсирендә кан йөреше бозыла, кан басымы күтәрелә. Шуның нәтиҗәсендә миокард инфаркты, баш мие кан юллары склерозы, аяк кан тамырлары кысылу, башка кан саву кебек куркыныч хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Эндартерит дип аталган кан юллары авыруы барлыкка килү нәтиҗәсендә йөзләрчә, меңнәрчә кешенең аягын кисәләр. 50-55 яшьлек тәмәкечеләр йөрәк авыруыннын, шул ук яшьтәгеләр белән чагыштырганда, дүрт мәртәбә күбрәк үләләр.
Тәмәке төрле әгъзаларын кан белән тәэмин итүне киметә, күп кенә ферментларның активлыгын бетерә, витаминнарны, бигрәк тә “С” витаминын юкка чыгара. Тәмәке тартучы анадан туган балалар, башкалар белән чагыштырганда, физик һәм акыл ягыннан зәгыйфрәк булалар. Димәк, озак яшәү өчен көрәш бала карында вакытта ук башланырга тиеш булып чыга. Тагын шуны өстәргә кирәк: үзе тәмәке тартмыйча, тәмәке төтенен сулаган кешеләргә дә төтеннең зарары бик зур. Профессор Хитоси Касуга әйтүенчә, гаиләдә тартучы ир (әти, абый, бабай) аркасында пассив рәвештә (тәмәке төтене иснәп) әни кеше 10-12, ә балалар 6-7 сигарет тарткан кебек була икән.
     Россиядә 40 миллионлап кеше тәмәке тарта. Тәмәке тарту сәбәпле, ел саен 375 мең кеше вафат була. Тәмәкедән икътисадый зыян 13,7 млрд сум тәшкил итә.
     Дөньяда тәмәке тартудан ел саен 4 млн.нан артык кеше үлә. Алдагы 15 елда бу санның 10 миллионга җитүе көтелә.
     Гомерегезне 8 елга озайтасыгыз киләме? Килсә – тәмәке тартмагыз. Мондый начар гадәте булмаган кешеләр тартучыларга караганда нәкъ менә шуның кадәр озаграк яши.

Библиотекарь СБ с.Каразириково Галиева Д.Ф.