Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Районыбыз оештырылуга ~ 90 ел!

                     Чакмагыш райнының барлыкка килү тарихы.
     Безнең төбәкнең өр-яңа тарихы ВКП(б) Үзәк комитетының 1930 елның 15 июлендә кабул ителгән карарына барып тоташа. Менә шушы вакытта Башкортостанда гамәлдәге идарә системасын үзгәртеп кору буенча хәл иткеч адым ясалган. Дөресрәк итеп әйткәндә, моңа тиклем яшәп килгән контоннар, волостьлар һәм округларны бетереп, районнар оештыру бурычы куелган.
     Карар чыккач та ВКП(б)-ның Башкортостан Өлкә комитеты урыннарга бу гамәлнең асылы аңлатылган хат җибәрә. “Яна административ берәмлекләр,- диелә анда, социалистик корылышның төп звеносы булып әверелергә тиеш”. Яңалыкның партияның VII cъездында хупланганлыгы да күрсәтелә, эшкә кичекмәстән керешергә һәм яңа хуҗалык елы башланганчы тәмамларга кушыла. Ягъни шушы 1930 елның 1 октябренә була.
     Идарә итүнең контон системасы вакытында волость чикләрендә авыллар үзәктән бик ерак урнашкан булган. Районнар оештырганда бу араны мөмкин тиклем якынайту максаты куелган. ВКП(б) Үзәк Комитеты куйган бурыч Бөтен Рәсәй Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының шушы ук 1930 елның 20 июлендә кабул ителгән “Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасының административ бүленеше турында”гы карары нигезендә тормышка ашырылган. Бөтен Рәсәй старостасы дигән исем казанган М.Калинин һәм ВЦИКсекретаре вазифасын башкаручы П.Смидович кул куйган документка ярашлы, Башкортостандагы 8 контон бетерелеп, 48 район оештырылган. Алар арасында бу исемлектә 46нчы булып Чакмагыш районы була.

Библиотекарь СБ с.Каразириково Галиева Д.Ф.