Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым

Туган җир, туган як, туган авыл….Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул.

Һәр районның үзенә генә хас, кабатланмас, истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Һәр кошның үз оясы, һәр әдәмнең үз иле була. Ягъни мәрхәмәтле газиз төяге, туган җире була. Безнең өчен нурлы- җырлы туган төягебез, туган ягыбыз – Чакмагышыбыз! Чакмагыш- үз талантлары белән хикмәтле, үз хазинәсе белән зиннәтле!
     Чакмагыш! Синең исемең күпме талантларның иңнәренә канат куйган, яңадан – яңа көч өстәгән.
     Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен дә мәңгелек тема.      Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.
Әйе, Чакмагыш районының бәрәкәтле туфрагы республикабызда гына түгел, илебезнең әдәбият тарихында тирән эз калдырган талантлы каләм осталарын биргән төбәк ул. Прозаиклар Әкрам Вәли, Вәзих Исхаков, Әхнәф Бәйрәмов, Мансаф Гыйләҗев, Фәнил Мансуровлар булса.
     Шагыйрьләр Гыйлемдар Рамазанов, Галимҗан Латыйп, Нур Гайсин, Малих Харис, Марис Назиров, Рим Идиятуллин, Рәзинә Мөхияр һ.б.
     Якташ әдипләребезнең, язучыларыбызның иҗатларына мәдхия җырлаган иксез-чиксез тугайлары-кырлары, талгын гына агучы Чәрмәсән, Базы, Күәш, елгалары белән Чакмагыш табигате искиткеч матур. Шушы матурлыкны шигырь юлларына салучыларыбыз шактый. Алар иҗат иткән шигъри әсәрләрдә туган төбәге Чакмагышка, туган авылына, аның тирә –ягындагы җир –су атамаларына булган изге, самими мөнәсәбәтләре тасвир ителгән.

Гыйлемдар Рамазанов. Шат кояшлы Чакмагышым

Иксез- чиксез яшел диңгез –
Чакмагыш басулары.
Монда эшли игенченең
Иң тырыш ярсулары.
Чакмагыш, син, их, Чакмагыш,
Син йөрәгем түрендә.
Шат кояшлы Чакмагышым
Балкый туган җиремдә.
Башка җирдә юк мондый ямь
Юк мондый шиңмәс гөлләр.
Безнең һава – җанга дәва,
Шифалы җиләс җилләр.
Монда һәркем алтын куллы,
Даладай киң күңелле.
Сандугачлар мактап туймый
Ямен туган җиремнең.

Әкрәм Вәли. Без дуслар, Чакмагыштан.

Сез кайдан дип сорасагыз,
Без Чакмагыш ягыннан.
Сәвәде, Калмаш буеннан
Һәм Чәрмәсән ярыннан.
Яланнар бездә киңлектә
Диңгезгә тиңләшерлек;
Йә чайкала алтын дулкын,
Йә зөбәрҗәт яшеллек.
Күзнең явын алып тора,
Карасаң туеп булмый.
Ә күгендә шундый якты
Һәм җылы кояш уйный.
Вышкалар тора тезелеп
Нәни тау башларында.
Ургыла нефть Тамьянда
Һәм Аташ якларында.
Сезкайдан, дип сорасагыз,
Без, дуслар, Чакмагыштан.
Бездә кызлар кара каштан,
Егетләр чакма таштан.

Галимҗан Латыйп. Чакмагышым.

Утсызларга ут биргән ул,
Бүләк иткән чакма ташын.
Күңелемнең түрендә син,
Минем туган Чакмагышым.
Җир астында – кара алтын,
Җир өстендә бодай уңа.
Данга лаек хезмәтләре,
Чакмагышлар олы юлда.
Җир, күкләрең мәхәмәтле,
Тора кояш нуры уйнап.
Шаулап үткән Салаватың
Зәңгәр далаларың буйлап.
Егетләрең, кызларыңны
Белә Уфа, белә Казан.
Сез кайдан дип сорасагыз,
Без, әлбәттә, Чакмагыштан.

Марис Нәзиров. Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым.

Тау дигәнең үр генә бит.
Күлләрең дә зур түгел.
Гади генә яланыңа
Ник бирелгән бу күңел?
Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым
Бу дөньяда тик син булган өчен
Без йөртәбез җанда, йөрәкләрдә
Һәр үләнең, гөл-чәчәгең төсен.
Акланнарың иңләп – буйлап
Байкап чыгу бик җиңел.
Гади генә урманыңа
Ник тартыла бу күңел?
Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым,
Бу дөньяда тик син булган өчен
Без йөртәбез иңдә, беләкләрдә
Йөзәр яшәр имәннәрең көчен.
Уйларыңнан тулышканда
Ят та чирәмгә түгел.
Гади генә кешеләрең
Ник ярата бу күңел?
Бәрәкәтле җирем – Чакмагышым,
Бу дөньяда тик син булган өчен
Без йөртәбез сиңа күкрәкләргә
Сыймый торган кайнар сөю хисен.

Библиотекарь СМБ с.Сыйрышбашево Магалимова И.Н.