Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

18 мая ~ День музеев

Хәтер сагындагы ядкәрләр

Музей түрләрен “бизиләр”
Без кигән чабаталар.
Күзләребез нурын алган
Җиделе, унлы лампалар.
Без йоклаган тал бишекләр,
Яткан кабык арбалр,
Безнең чор тарихы булып,
Музейларда калалар.
                                                                                                                      (Роза Шәйхетдинова)

     1977 елдан башлап 18 май – Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.
     Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Гадәттә, музейларны кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкарьләре тупланган серле сандык белән чагыштыралар. Бәлки, монда билгеле дәрәҗәдә хаклык та бардыр. Чөнки безнең әби-бабаларыбыз да үз нәселләре өчен истәлекле, кадерле, борынгы әйберләрен сандыкта саклаган. Аны һәр буын үзенчә яңартып, тулыландырып торган. Әби-бабайлар, еллар үткәч, әлеге сандыкны ачып, оныкларына бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре үткәргән, сандыктагы әйберләрне җанлы образ буларак сурәтләгән, тарихлары белән таныштырган. Музей – тарихи җәүһәрләрне барлау, аларның иң мөһимнәрен сайлау, туплау, киләсе буыннар өчен югалтмыйча саклау урыны да. Музейларны мәдәни һәйкәлләрнең бәя биреп бетергесез келәте дип атаучылар да бар. Әлбәттә инде, биредә төп геройлар – экспонатлар. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр белән очрашалар. Кайсы гына әйберне кулга алмыйк, анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы… Музейлар – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел.. . Музейда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана: күмер үтүге, камыр кисмәге, самовар, бәбәй бишеге, кистән, каба, чыгыр,… Быел музей сугыш чоры хатлары хисабына тулыланды.
     Бөек Ватан сугышы вакытында да сугыш кырындагы солдатлар туганнары белән аралашып торганнар. Хатлар… Сугыш вакытында тылдагы һәм фронт сызыгындагы кешене бәйләп торучы җеп ул. Ут эчендә, окопларда, блиндажларда язылган солдат хатлары. Алар Бөек Ватан сугышындагы солдатның йөрәк түреннән чыккан хисләрен, уй-кичерешләрен ачык чагылдыралар. Өчпочмаклы читендә кыр почтасының номеры куелган, штамп сугылган. Төрле кара яки зәңгәр карандаш белән язылганнар алар. Сандыкларда, китап араларында һәм төргәкләрдә сакланган бу хәзинәләр бик күп нәрсә турында сөйлиләр.

     Төп игътибар һаман да үткәннәребезнең кадерле ядкарьләре булган рухи мирасны саклау, халыкка күрсәтүгә юнәлдерелә. Музейда кичәләр, чаралар да үздырыла. Аларның һәркайсы халкыбызның гореф–гадәтләрен, йолаларын, буыннан-буынга күчеп килгән гүзәл сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән.

Библиотекарь СМБ с.Сыйрышбашево Магалимова И.Н.