Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

#Чекмагушевскийрайон#Победа75Чекмагуш#Сыйрышбашевская сельская модельная библиотека

#Чекмагушевскийрайон#Победа75Чекмагуш#Сыйрышбашевская_сельская_модельная_библиотека

     Мират Хәнәфи улы 1925 нче елда Чакмагыш районы Сыйрышбаш авылында крестьян гаиләсендә туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда Мират абыйга 16 яшь була. 1943 нче елның 2 февралендә ул совет Армиясе сафларына чакырыла. Мират абый Оренбург өлкәсендә полк мәктәбендә 6 ай укый. Укуны тәмамлагач аларны икенче Украина фронты сафларына җибәрәләр. Ул сугыш чирканчыгын Житомир шәһәрен азат иткәндә ала. Бу сугыштан соң аны танковый частька күчерәләр. Великие Луки юнәлешендә каты сугышларда катнаша. Умань шәһәре өчен барган сугышларда ул яралана. Белая Церковь госпиталендә дәвалангач, ул хәрби базада хезмәтен дәвам итә.
     Бу сугышлар тәмамлангач Лукманов Мират Япон самурайларына каршы сугыша. Ул туган якларына 1946 нчы елны туган авылына кайта. Сугыштан кайткач, “Киров” колхозында эщли, икътисадчы да, аграном да була. Читтән торып Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм Киров исемендәге колхозның баш аграномы итеп тәгаенләнә. 1986 елда хаклы ялга чыга.
     Фидакарьлекләре II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Жуков, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, «Совет Армиясенә һәм Флотына 30 ел» медале, «Фронтовик 1941-1945» билгесе һәм Бөек Җиңүнең берничә һәм СССР Кораллы Көчләренең юбилей медальләре, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, “Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” күкрәккә тагыла торган билгесе иясе.
Сөекле тормыш иптәше, мәгариф ветераны Фәүзия Мифтахетдин кызы озак еллар Сыйрышбаш мәктәбендә укытты. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Библиотекарь модельной библиотеки Магалимова И.Н.,

Худрук Сыйрышбашевского СДК Лукманова С.В.