Версия для слабовидящих Обращение граждан
Герб

Сельское поселение
Тузлукушевский сельсовет
муниципального района Чекмагушевский район
Республики Башкортостан

Батырлар улемсез!

     Ватаныбызның күп гасырларга сузылган тарихында,чыннан да, горурлык,зур ихтирам хисләре белән билгеләп үткән данлы даталар һәм бөек вакыйгалар ярыйсы гына. Бөек Ватан сугышына килгәндә,иң күп югалтулар,иң зур җимереклекләр безнең илгә туры килә. Коточкыч вәхшилек белән кешеләрне концлагерьларда кырдылар,күпләп юк итүгә корылган газ камералары эшкә кушылган.
Сугышта һәлак булган 20 миллионга якын сугышчының Башкортостаннан 237 мең 865 яугир дә,төрле тән җәрәхәтләреннән үлгән 20 мең, әсирлектә 2265 фронтовик һәлак булды, 127 мең 100 кеше хәбәрсез югалды.
     Безнең Чакмагыш районыннан яу кырларына 10065 ир-ат. 18 хатын-кыз озатылды, шуларның 4228 генә үз аякларында туган җиребезгә аяк басарга насыйп булды. 5794 яугиребез чит ил тарафларында мәңгелеккә ятып калды. Бүгенге көндә бер исэн-сау яшэп яткан фронтовигыбыз калды.
     Тозлыкуш авылы Советы территориясеннән 800 дән артык кеше китә, шуларның 345 генә гаиләләренә әйләнеп кайту бәхетенә ирешәләр.
Кояш көлсә-көн ямьләнә,
болыт чыкса-күңелсез.
яхшы кеше нур тарата,
ә батырлар үлемсез……

Библиотекарь модельной библиотеки Сахибгареева Г.М.